Ысылдавык аккоштан алып, сыерчык һәм тургайга кадәр: Түбән Кама районында кошларның исәбен алганнар

2024 елның 7 октябре, дүшәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре «Балалар экология-биология үзәге» һәм Красноключинск мәктәбенең мәктәп урманчылыгы вәкилләре белән берлектә Түбән Кама районы Сухарево аучылык хуҗалыгының Аккош күлендәге кошларны санап чыкты.

«Бу үзенә күрә халык мониторингы, ул күчмә кошлар проблемаларына игътибарны җәлеп итәргә мөмкинлек бирә. Исәпкә алу нәтиҗәләре фәнни кыйммәткә ия. Киләчәктә аларны орнитологлар кошларның көзге миграциясе буенча тулы картина булдыру өчен кулланачаклар», – ди районара бүлек башлыгы Эдуард Иванов.

Исәпкә алу барышында балалар һәм өлкәннәр 22 ысылдавык аккош, 20 соры үрдәк һәм кыр үрдәге, 12 баш зур чомга, 120 баш кашкалак, 20 баш бүрекле чернеть һәм 18 баш кызыл башлы чернеть, 10 чумгалак, 3 ак песнәк, 3 тургай, 81 сыерчык һәм 21 күл акчарлагы санаганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International