«Ашханәләрдә» – тоз, ашлык һәм печән: Яшел Үзән мәктәп укучылары урманда яшәүче хайваннарга азык салып чыктылар

2024 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты, Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләрне гамәлгә кертү үзәге хезмәткәрләре һәм Яшел Үзән районы укучылары кыр кәҗәләре һәм пошиларга дигән утлыкларны тутырдылар, башкаларга үз үрнәкләрендә хайваннарны ничек кайгыртырга икәнен күрсәттеләр.

Кыргый хайваннарга күп тә кирәкми бит: печән, ашлык һәм тоз. Тоз белән поши, кыр кәҗәләре, мараллар һәм куяннар сыйлана. Аларның утлыклары даими рәвештә тулыландырыла. Өлкәннәр һәм балаларның уртак тырышлыгы белән аларга 50 кг печән, 25 кг тоз һәм 40 кг ашлык тараттылар. Хайваннар аларның кайда икәнен яхшы беләләр һәм анда ашарга бик теләп киләләр. Алар рәхмәт әйтә алмыйлар, әмма нәкъ менә шундый кайгырту нәтиҗәсендә соңгы елда Татарстанда кыргый тояклы хайваннар саны арта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International