«Кичке таң» тыюлыгы хезмәткәрләре тыюлык эше ветераннары белән очрашты

2024 елның 14 октябре, дүшәмбе

«Кичке таң» тыюлыгы хезмәткәрләре тыюлык эше ветераннарын бәйрәм белән котладылар. Мондый чаралар ел саен күркәм традициягә әверелә бара.

Һәр ветеранга күпьеллык намуслы хезмәте өчен рәхмәт белдерәбез. Барлык башлангычларда һәм изге ниятләрдә уңышлар, нык сәламәтлек, озын гомер, бәхет, иминлек, якыннарыгызның һәм туганнарыгызның кайгыртучанлыгын тоеп яшәвегезне телибез.

Очрашу җылы һәм дустанә шартларда узды. Ветераннар лаеклы ялда да кул кушырып утырмыйлар, файда китерүләрен дәвам итәләр. Алар әле дә табигатькә битараф түгел. Алар әле дә республиканың уникаль ландшафтларын һәм хайваннар һәм үсемлекләр дөньясының күптөрлелеген беренчел рәвештә саклап калырга ярдәм итә торган кешеләр.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International