Татарстан аучылары МХО зонасына шәхси мылтыкларын җибәрүне дәвам итә

2024 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан буенча Росгвардия идарәсенең лицензия-рөхсәт бирү үзәге бинасында ТР Боресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре тарафыннан махсус хәрби операция зонасына чираттагы гражданнар коралы тапшырылды.

«Хәзер фронтта төп игътибар пилотсыз очу аппаратларына юнәлдерелә. Барлык төр кораллар арасыннан аларга каршы көрәштә иң зур нәтиҗәлелекне шома көпшәле ау мылтыклары күрсәтә. Шуңа күрә даими нигездә егетләребезгә иң кирәкле ярдәмне җибәрәбез. Барлык аучыларны да әлеге юнәлештә эшне дәвам итәргә чакырам», – ди ТР Боресурслар буенча дәүләт комитетының Яшел Үзән районы буенча районара бүлеге башлыгы Алексей Астафьев.

Исегезгә төшерәбез: корал бүләк итәргә теләүче гражданнар республика территориясендәге Росгвардия идарәсенең лицензия-рөхсәт бирү эше үзәге район бүлекчәләренең теләсә кайсысына мөрәҗәгать итә ала. Ведомство белгечләре процедураны аңлатачак һәм кирәкле документларны тутырырга ярдәм итәчәк. Казан халкы өчен – Татарстан Республикасы буенча Росгвардия идарәсенең лицензия-рөхсәт бирү эше үзәге, Лазарев ур., 16. Тапшыру тәртибе турында мәгълүмат алу өчен ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләренә дә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International