Дроннар белән көрәшү өчен: Балтач аучылары МХО зонасына 12 мылтык тапшырдылар

2024 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре аучылар арасында махсус хәрби операция зонасына корал тапшыру буенча актив эш алып баруны дәвам итәләр. Бүген Балтач районы хезмәткәрләре һәм аучылары биш мылтык тапшырдылар.

Ул дроннар һөҗүмнәрен кире кагу өчен МХО уздыру зонасында үзен бик яхшылардан танытты. Аларга патроннар да тапшыралар.

Бүгенгә Балтач районы аучылары 12 мылтык тапшырды инде. Корал бүләк итәргә теләүче гражданнар республика территориясендәге Росгвардия идарәсенең лицензия-рөхсәт бирү эше үзәге район бүлекчәләренең теләсә кайсысына мөрәҗәгать итә ала. Ведомство белгечләре процедураны аңлатачак һәм кирәкле документларны тутырырга ярдәм итәчәк. Казан халкы өчен – Татарстан Республикасы буенча Росгвардия идарәсенең лицензия-рөхсәт бирү эше үзәге, Лазарев ур., 16. Тапшыру тәртибе турында мәгълүмат алу өчен ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләренә дә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Мондый ярдәм киләчәктә дә дәвам итәчәк.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International