ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре тарафыннан Яшел Үзән районының Щурячий ярымутравы районындагы «Идел киңлекләре» тыюлыгы территориясендә күзәтчелек чарасы барышында тыелган балык тоту кораллары белән көймәдә су биологик ресурсларын тотучы гражданин тоткарланды.
РФ Җинаять кодексының 256 статьясы (Су биологик ресурсларын законсыз аулау (тоту)) буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.