Татарстанлылар 2025 елга Татарстан министрлыкларының максатларын һәм бурычларын гавами формалаштыру һәм аларның үтәлешенә җәмәгатьчелек контроле буенча тавыш бирүдә катнаша ала.
Гражданнардан сораштыру 8 ноябрьдә башланды. Башкарма хакимият органнары арасында тавыш бирүдә Мәдәният министрлыгы, Спорт министрлыгы, Мәгариф һәм фән министрлыгы, Сәламәтлек саклау министрлыгы, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Яшьләр эшләре министрлыгы бар.
Онлайн тавыш бирү 7 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Сораштыру «ТР хезмәтләре» мобиль кушымтасында һәм республика дәүләт хезмәтләре порталында «Халыктан сораштырулар» бүлегендә уза.