Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән сирәк һәм юкка чыгу куркынычы астында булган хайван, үсемлек һәм гөмбә төрләре буенча даими эшләүче комиссия әгъзалары ТР Кызыл китабының яңа басмасына тәкъдим ителгән саклана торган үсемлек һәм гөмбә төрләре исемлеге турында фикер алыштылар.
Утырыш кысаларында шулай ук соңгы 5 елда республика территориясендә биологик төрләрне ачыклау буенча фәнни-тикшеренү эшләрен башкаруга йомгаклар ясалды. Хәзерге вакытта галимнәр тарафыннан сирәк очрый торган, шул исәптән элек төбәктә очрамаган флора һәм фауна төрләре ачыкланган районнарның яртысында фәнни-тикшеренү эшләре башкарылды.
Утырыш 2025 елда Татарстан Республикасының Кызыл китабын бастыру планнары турында фикер алышу белән тәмамланды.