ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәре «ЭКОлидер-2024» республика бәйгесе җиңүчесе булды

2024 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе

«Идел киңлекләре» дәүләт табигать заказнигы башлыгы Евгений Васильев «ЭКОлидер-2024» республика бәйгесендә «Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт инспекторы» номинациясе җиңүчесе булды. Конкурс номинантлары арасында предприятиеләр, уку йортлары, иҗтимагый оешмалар, әйләнә-тирә мохит проблемаларына битараф булмаган кешеләр һәм журналистлар бар.

«Табигатьне саклау буенча көн саен мөһим эш башкарып, без кайвакыт сәламәтлегебезне куркыныч астына куябыз.
Бу бүләк минеке генә түгел, ә минем хезмәттәшләремнеке һәм битараф булмаган гражданнарныкы. Чөнки үсеп килүче буын өчен республиканың уникаль урыннары һәрберебезнең эше нәтиҗәсендә саклана», – диде Евгений Васильев.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International