Менделеевск район суды тарафыннан законсыз рәвештә поши аулаган өчен РФ Җинаять Кодексының «Бер төркем затлар тарафыннан алдан сүз куешып башкарылган законсыз ау» 258 статьясының 2 нче өлешендә каралган җинаять кылуда гаепләнүче өч кешегә карата хөкем карары чыгарылды.
Аларга өч елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнде. РФ Җинаять кодексының 73 статьясының 3 өлеше нигезендә иректән мәхрүм итү рәвешендә билгеләнгән җәза һәркемгә 1 ел 6 ай сынау срогы белән шартлы дип санала, шул вакыт эчендә алар үз төзәтүләрен исбатларга тиеш. Моннан тыш, дәүләт милкенә алардан «UAZ PATRIOT» җиңел автомобиле, «THERMAL SCOPE» һәм TD631 LRF модельле «Guide» тепловизорлары конфискацияләнде.