Кошларның нәзберек дөньясы хакында кайгырту – аларның иминлеген саклауга керткән мөһим өлешләрнең берсе, моны балачактан ук аңлатып үстерергә кирәк. Спас районының балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән мәктәп укучылары аларны ничек сакларга кирәклеге нисбәтендә үрнәк күрсәтә алалар. Алар, иҗади сәләтләрен эшкә җигеп, бик теләп һәм энтузиазм белән төрле материаллардан җимлекләр ясадылар.
.jpeg)
Кошларны күзәтү һәм тәрбияләү кешеләргә теләктәшлек һәм игелек күрсәтергә, җәмгыятькә җайлашырга, танып белү активлыгын үстерергә, яңалыкка өйрәнергә һәм һәр көнгә шатланырга ярдәм итә.
.jpeg)
Бакча һәм мәктәп территорияләренә җимлекләрне элгәннән соң, балалар кошларга карата кайгыртучан булырга, җимлекләрне көн саен чистартырга һәм төзәтергә, аларны азык белән тутырырып торырга вәгъдә иттеләр. Ә кошлар, бик шатланып, төрле яктан очып киләләр, аларга болай кунак итү бик ошый.