Бүген Татарстан премьер-министры Алексей Песошин ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясе утырышында катнашты. Төп доклад белән Комитет рәисе Федор Батков чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, ведомствоның төп бурычларыннан берсе – аучылык ресурсларын, шулай ук аларның яшәү тирәлеген саклау һәм рациональ файдалану.
«Аучылык биләмәләренең гомуми мәйданы – 6,3 млн га. 2024 елда аучылык ресурсларының гомуми икътисадый бәясе 2,9 млрд сум тәшкил итте, уртача еллык үсеш – 16 %, ә 10 ел эчендә – 2,5 тапкырга артты. Тояклы хайваннардан тыш, берничә ел дәвамында аучылык ресурсларының башка төрләре буенча да саны арта, бу рөхсәт бирү санында чагыла. Бирелгән рөхсәтләрнең еллык үсеше 12 % тәшкил итте – барлыгы 38,4 мең», – диде ул.
Шулай ук контроль-күзәтчелек чаралары да мөһим юнәлешләрнең берсе булып тора. Узган елда хезмәткәрләр тарафыннан 1,5 меңнән артык күчмә тикшерү, 23 профилактик чара үткәрелде; 1 меңнән артык административ хокук бозуга чик куелды; ачыкланган материаллар буенча 72 җинаять эше кузгатылды; судлар тарафыннан 35 хокук бозучы төрле җәза чараларына хөкем ителде; 1 автомобиль, моторлы 2 көймә һәм 5 мылтык тартып алынды; 46 кеше аучылык хокукыннан мәхрүм ителде. Су биологик ресурсларын саклау буенча Республика советы эше кысаларында барлык кызыксынган күзәтчелек органнарының уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә 7 меңнән артык рейд чарасы уздырылды. Сулыклардан 5 меңгә якын браконьерларның балык тоту коралы алынды. Булдырылмый калган экологик зыян 96 млн сум тәшкил итте. 2 меңләп административ хокук бозу очрагы ачыкланды. 64 җинаять эше кузгатылды.
Чара азагында Премьер-министр ведомство хезмәткәрләренә узган елда башкарылган эшләр өчен рәхмәт белдерде һәм 2025 елга бурычлар билгеләде.