Ауга хокукны имтихан раслаячак: Булачак аучылар көзен аучылык минимумын тапшыра башлаячак

2025 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

1 сентябрьдән беренче тапкыр яисә гамәлдән чыгарылганнан соң кабат билет алырга теләүче гражданнар укулар узарга һәм тест формасында аучылык минимумын тапшырырга тиеш булачак. Әлеге үзгәрешләр «Ау турында» Федераль законга кертелде. Бу хакта ведомство коллегиясендә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков белдерде.

«Аучыларның кыргый хайваннар биологиясе нигезләрен һәм аучылык кагыйдәләрен, ау вакытында куркынычсызлык, ау кораллары белән эш итүдә куркынычсызлык таләпләрен, 1 медицина ярдәме күрсәтү нигезләрен, шулай ук урында ориентлашу һәм аучылык ресурслары белән эш итү күнекмәләрен белүләрен тикшерәчәкләр», – диде ул.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 12 ел эчендә аучыларга 67 меңнән артык билет бирелде, шуларның 2 меңнән артыгы – узган елда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International