Безнең республикада күп кошлар яши. Кышның икенче яртысы җитү белән, табигый азык запаслары беткәч, аларны даими тукландыру кирәк. Кошларга җиңелрәк булсын өчен, Чистай районы гимназистлары «Беренчеләр хәрәкәте»ндә катнашучылар һәм «Чиста болыннар» тыюлыгы хезмәткәрләре күзәтүе астында ашлык һәм көнбагыш бөртекләреннән эко-җимлекләр ясадылар. Аларны язын алырга да кирәкми, алар табигатьтә эреп бетә.
«Әгәр сез кошларны ашата башлаган булсагыз, моны кыш буе дәвам итегез. Кошлар туклану урынына ияләшәләр һәм, аңа барып җиткәнче, энергияләрен сарыф итәләр», – диләр тыюлык белгечләре.
Мәктәп яны территориясендә үз куллары белән ясалган җимлекләр укучыларга зур рәхәтлек китерә. Алар ел әйләнәсе, паркта җимлекләр элеп, кошларны тәрбиялиләр. Болар барысы да аларда үзләре өчен генә түгел, ә янәшәдәгеләр өчен дә җаваплылык формалаштыра.