Рождествено авылы янында «Мишә елгасы тамагы» төбәк әһәмиятендәге дәүләт табигый зоология тыюлыгы территориясендә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре тарафыннан балык тотучы гражданин тоткарланды. Хокук бозучыга карата РФ КоАП ның 8.39 ст. буенча беркетмә төзелде (Махсус сакланылучы табигать территорияләрендә табигать ресурсларын саклау һәм алардан файдалану кагыйдәләрен бозу).
Гражданнарга Мишә елгасы тамагында 1 февральдән 15 апрельгә кадәр сәнәгатьчел һәм һәвәскәр балык тоту тыелганын исләренә төшерәбез. Чикләүләр су биологик ресурсларының тотрыклы популяциясен һәм аларның үрчүе өчен уңайлы шартлар булдыру максатыннан кертелә. Әлеге хокук бозу физик затларга 3-4 мең сумнан, вазыйфаи затларга 15-20 мең сумнан һәм юридик затларга 300-500 мең сумнан алып административ штраф салуны күздә тота.