Бәкеләрне балык тоту өчен түгел, ә балыкларны коткару өчен бораулыйлар: ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре республика күлләрендә аэрация үткәрделәр һәм 331 бәке борауладылар

2025 елның 12 феврале, чәршәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре, Алабуга, Зеленодольск, Кама Тамагы, Лаеш, Мөслим һәм Спас районнары сулыкларында аэрация үткәреп һәм 331 бәке бораулап, «Балык – булсын! Рыбе – быть!)» дигән экологик акцияне башлап җибәрделәр.

Акциядә «Главрыбвод» ФДБУ нең Кама-Идел филиалы вәкиле һәм үсеп килүче буын катнашты.

Бәкеләрне бораулау буенча табигатьне саклау акциясе республика сулыкларында боз китеп беткәнче дәвам итәчәк. Теләге булган һәркем, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының район белгечләренә мөрәҗәгать итеп, башлангычка кушыла ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International