Татарстанда дәүләти табигать тыюлыклары хезмәткәрләренең эшенә йомгак ясалды

2025 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе
Бүген Спас районында дәүләти табигать тыюлыклары администрацияләренең узган ел нәтиҗәләре буенча киңәшмәсе узды. Узган ел республика территориясендә 2135 экологик-агарту чарасы уздырылды, анда 43000 нән артык кеше катнашты. Мәсәлән, «Парклар маршы» халыкара акциясендә һәм «Мин һәм Кызыл китап» республика балалар кул эшләре конкурсында гына да 762 гомуми белем бирү учреждениесеннән 7700 бала катнашты. Чара барышында тыюлык дирекцияләре хезмәткәрләре «Коръән музее»нда булдылар, анда алар дөньяда иң зур басма Коръәнне күрделәр, шулай ук мөселманнарның изге китабының борынгы кулъязмалары һәм Ислам тарихы һәм төбәкнең мөһим дини вакыйгалары турында сөйләүче экспонатлар белән таныштылар. Киңәшмә тыюлыклар администрацияләрен узган елгы эш нәтиҗәләре буенча бүләкләү һәм 2025 елга планнар турында фикер алышу белән тәмамланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International