Бүген ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Су биологик ресурслары бүлеге башлыгы Светлана Әхмәтҗанова «Идел елгасында урнашкан сусаклагычлардан су агызуның гамәлдәге тәҗрибәсенең төбәкнең экологик торышына һәм биологик ресурсларына йогынтысы» темасына 19 нчы Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнашты. Ул чарада катнашучыларга Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты тарафыннан Татарстан Республикасы территориясендә үткәрелә торган су объектларының су биологик ресурсларын саклау һәм тулыландыру эше турында сөйләде.
Чыгышы барышында «Балык – булсын! (Рыбе – быть!)» экологик акциясе турында мәгълүмат бирде. Әйтик, узган ел Татарстан сулыкларында уылдык чәчү чорында 24 км ясалма уылдык салу урыны урнаштырылды һәм бозлык чорында 12 мең бәке һәм майн борауланды.