ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Мамадыш районы Советы утырышында катнашты

2025 елның 18 феврале, сишәмбе

Бүген ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков Мамадыш районы Советының хисап утырышында катнашты. Утырыш алдыннан ул оешмалар продукциясе күргәзмәсен карады. Ел йомгаклары һәм киләсе елга планнар турында район башлыгы Вадим Никитин сөйләде.

Мамадыш районы – алдынгы районнарның берсе. Социаль-икътисади үсеш рейтингында район, уңай динамика күрсәтеп, 23 нче урынны яулаган. Алдынгы сәнәгать предприятиеләре инвестицияләрнең тотрыклы үсешен саклыйлар, аларны модернизацияләүгә һәм яңа проектларны гамәлгә ашыруга юнәлтәләр. Милли проектларны һәм дәүләт программаларын гамәлгә ашыру кысаларында 29 социаль объект төзелгән, капиталь ремонтланган һәм төзекләндерелгән, инженерлык коммуникацияләре тәртипкә китерелгән.

Утырыш дәүләт һәм ведомство бүләкләре тапшыру белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International