ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Югары Ослан районының Яр буе Морквашы авылы районында «Идел киңлекләре» тыюлыгы территориясендә тыелган балык тоту кораллары белән су биологик ресурсларын тотучы гражданинны тоткарлады.
Хәзерге вакытта РФ Җинаять кодексының 256 статьясы (Су биологик ресурсларын законсыз аулау (тоту)) буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.