ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре тарафыннан Лаеш районында тиешле булмаган урында чөгә балыгы сату факты теркәлде. Хокук бозучыларга карата «Сирәк һәм юкка чыгу куркынычы яный торган хайван яки үсемлек төрләрен юк итү» ТР КоАП 3.1 статясы буенча административ хокук бозу турында беркетмәләр төзелде.
Исегезгә төшерәбез: Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән сирәк һәм юкка чыгу куркынычы яный торган хайван яисә үсемлек төрләрен юкка чыгарган өчен гражданнарга – ике мең сумнан дүрт мең сумга кадәр; вазыйфаи затларга – ун мең сумнан унбиш мең сумга кадәр; юридик затларга йөз мең сумнан ике йөз мең сумга кадәр административ штраф салу каралган.