ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре «Зәңгәр күлләр» тыюлыгы территориясендә махсус саклау режимын бозуларны ачыклады

2025 елның 26 феврале, чәршәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре тарафыннан «Зәңгәр күлләр» дәүләт табигать тыюлыгы территориясендә махсус саклау режимын бозу ачыкланды. Хокук бозучыга карата РФ Административ хокук бозулар Кодексының «Аеруча саклана торган табигый территорияләрдә табигый ресурсларны саклау һәм куллану кагыйдәләрен бозу» 8.39 статьясы буенча механик транспорт чаралары белән йөргән һәм туктаган өчен административ беркетмә төзелде.

Махсус сакланыла торган табигый территориядә режимны контрольдә тоту һәм тыюлыкның табигый комплексына зыян китерүне булдырмау чаралары дәвам иттереләчәк. Исегезгә төшерәбез: аеруча саклана торган табигый территорияләрнең махсус режимны бозган өчен Россия Федерациясе законнары белән административ һәм җинаять җаваплылыгы билгеләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International