«Зөя буйлары» һәм «Чиста болыннар» заказниклары хезмәткәрләре гимназистлар, Беренчеләр хәрәкәте активистлары һәм «Форпост» үзәге өчен декабрист В.П. Ивашев исемендәге табигать һәйкәле һәм Чистай районының урман сукмаклары буйлап мавыктыргыч эко-походлар оештырдылар. Сәяхәтчеләр арасында өлкәннәр – әти-әниләр һәм педагоглар да бар.
Белгечләр юл буе җирле кыргый табигать тереклеге һәм кошлар белән таныштырдылар, шулай ук махсус саклана торган табигать территорияләре системасы һәм табигатьне саклауның мөһимлеге турында сөйләделәр. Балалар һәм өлкәннәр хезмәткәрләрне зур кызыксыну белән тыңладылар һәм үзләре өчен күп яңалыклар ачтылар. Мондый чара барлык катнашучылар өчен чын вакыйгага әверелде, чөнки 6,5 километрдан артык юлда аларны маршрутның ераклыгы да, һава торышы да куркытмады. Экскурсияләр азагында балалар кайнар чәй эчкәндә тәэсирләре белән уртаклаштылар һәм җәй көне яңадан сәяхәткә чыгарга вәгъдә иттеләр.