ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Лаеш районының Макаровка авылыннан 1,5 км ераклыкта «Мишә елгасы тамагы» төбәк әһәмиятендәге дәүләт табигый зоология тыюлыгы территориясендә тыелган балык тоту кораллары белән балык тотучы гражданны тоткарлады. Хокук бозучыга карата «Ау кагыйдәләрен, балыкчылыкны һәм хайваннар дөньясы объектларыннан файдалануның башка төрләрен регламентлаучы кагыйдәләрне бозу» 8.37 статьясының 2 өлеше буенча беркетмә төзелде.
Исегезгә төшерәбез: 1 февральдән 15 апрельгә кадәр Мишә елгасы тамагында промысел һәм һәвәскәр балык тотуга тыю кертелгән. Чикләүләр су биологик ресурсларының тотрыклы популяциясен һәм аларның үрчүе өчен уңайлы шартлар булдыру максатыннан кертелде.