Бүген Спас районында бәкеләр һәм майналар бораулау буенча «Балык булсын!» («Рыбе – быть!») йомгаклау республика экология акциясе узды. Акциядә «Спас» заказнигы хезмәткәрләре һәм районның балык сәнәгатьчеләре катнашты. Мондый чаралар ел саен сулыкларда яшәүчеләр өчен уңайсыз чорда, балыкларның күпләп томаланып үлүен булдырмас өчен үткәрелә. Мондый проблема бигрәк тә ябык кечкенә сулыкларда сизелә.
«Бүген без аэрация үткәрдек, 100 бәке борауладык. Кышын мондый һава ванналары – балык өчен иң яхшы бүләк–, - диләр заказник белгечләре.
Акциянең кышкы чорында район сулыкларында барлыгы 370 бәке барлыкка килде.