Россиядә ел кошы бәйрәме билгеләп үтелә

2025 елның 17 марты, дүшәмбе

Бүген бөтен ил буенча Герасим-грачевник халык бәйрәме билгеләп үтелә. Ә бу көн «Грачевник» исемен нәкъ менә шушы вакытка җылы яклардан безгә әйләнеп кайтучы һәм яз җитүен символлаштыручы кара карга хөрмәтенә алган. Моннан тыш, Россия кошларны саклау берлеге кара карганы ел кошы дип игълан итү карарын кабул итте. Әлеге кошны быелның символы итеп билгеләү – бу кызыклы кошлар белән якыннан танышу мөмкинлеге дә ул. Алар турында берничә кызыклы факт сөйләрбез:

1)            Кара каргалар – туфракта яшеренеп яткан бик күп корткычларны юкка чыгаручы кыр санитарлары. Алар төрле азык ашыйлар, бөртекләр, җиләкләр-җимеш, бөҗәкләр, вак кошлар һәм аларның йомыркалары, бакалар һәм хәтта кысласыманнар белән тукланалар.

2)            Кара каргалар дүрттән алып бишкә кадәр йомырка сала, ә 20 көннән соң бәбкәләре туа, алар оядан якынча бер айдан соң очып китәләр. Кош балалары очып киткәннән соң, кара карга көтүләре киләсе язга кадәр күчмә тормыш башлый.

3)            Көтүдә бер иң тәҗрибәле кош була. Кошлар көтүе аның тавышына колак сала, куркыныч сигнал бирү белән, барлык кошлар шунда ук күккә күтәреләләр.

4)            Аларның югары фикерләү дәрәҗәсенә һәм акыл сәләтенә ия булулары да фәнни яктан исбатланган. Бу кошлар төсләрне аера беләләр, аларның күрү хәтерләре көчле.

Орнитологлар билгеләп үткәнчә, кара каргалар саны Бөтен Россия буенча кими бара. Моны авыл хуҗалыгы һәм кырларны пестицидлар белән эшкәртү белән бәйлиләр. Икенче куркыныч исә оя корырга яраклы агачларны күпләп кисү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International