Бүген Халыкара урман көне билгеләп үтелә. Аларның күп участоклары сак астында. Табигать һәйкәлләре нинди урманнарга бай соң?
«КДУ зоостанцияләре» – Дачный массивы территориясе имәннәр белән икенчел чыгышлы юкә агачларыннан гыйбарәт, анда берәм-берәм наратлар да сакланып калган.
«Иваново нарат урманы»нда нарат урманнары өстенлек итә. Аның кайбер урыннарында шулай ук каеннар һәм юкәләр дә очратырга мөмкин.
«Декабрист В.П. Ивашев исемендәге парк» территориясендә юкә, сирәк кенә нарат, каен һәм тал агачлары бар.
«Катнаш наратлык» – көньяк тайга тибындагы ылыслы урман, анда нарат, чыршы, ак чыршы һәм уртача яшьтәге утыртмалар үсә.
«Сокольский урманы»нда имәнлекләр һәм каенлыклар очрый. Яр буе кишәрлекләрендә кара тирәк һәм ак тал үсентеләре үсә.
Бу урманнарның һәркайсы биологик төрлелек ягыннан гына түгел, ә җәмгыять өчен мөһим мәдәни һәм белем бирү кыйммәтенә дә ия. Урманнарның табигать һәйкәлләрен саклау киләчәк буыннар өчен бик әһәмиятле.