Җәнлек эзләре буйлап: Татарстанда кыр кәҗәләре, затлы боланнар, куяннар һәм сусарлар саны арткан

2025 елның 26 марты, чәршәмбе

Республика территориясендә кыргый хайваннарны исәпкә алу нәтиҗәләре турында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Рамил Шәрәфетдинов сөйләде.

«2025 елгы кыргый хайваннарны кышкы маршрут белән исәпкә алу йомгаклары буенча республикада кыр кәҗәсе, затлы болан, үр куяны, ак куян һәм сусар саны арткан. Мәсәлән, республика урманнарында 16865 кыр кәҗәсе (узган елга карата +1 %), 494 затлы болан (узган елга карата 24 %), 41303 үр куяны (узган елга карата 9 %), 10000 ак куян (узган елга карата 4 %) һәм 3037 сусар (узган елга карата 8 %) яши. Поши, тиен һәм соры көртлекләр санының бераз кимүе күзәтелә», – диде ул.

Исегезгә төшерәбез: кышкы маршрут исәп-хисабы 15 гыйнвардан 15 мартка кадәр узды. Һәр маршрутның озынлыгы 5 – 15 км тәшкил итә. Анда 400 дән артык хисапчы катнашты. 2 ай эчендә алар 14,5 километр маршрут үттеләр. Исәпкә алу нәтиҗәләре аучылык ресурсларының күпчелек төрләренең саны тотрыклы булу турында сөйли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International