«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклау идарәсе башлыгы Ринат Чиспияков язгы ау сезоны вакытында аучылык кагыйдәләре турында сөйләде.
«Язгы сезонда суда йөзүче киек кошларга ау бары тик ышыкланган урыннан гына һәм биш миллиметрдан ким зурлыктагы ядрә тутырылган шома көпшәле утлы корал кулланып кына башкарылырга мөмкин», – диде ул.
Наратлык киекләрен аулауга килгәндә, ул бары тик гөрелдәү урынына килеп, ата суерларга, гөлдери торган көртлекләргә ышыкланган урыннан һәм кичке уен вакытында вальдшнепларга карата гына биш миллиметрдан ким зурлыктагы ядрә тутырылган шома көпшәле утлы корал кулланып башкарыла. Бу чорда ау этләрен яраланган канатлы киекләрне (подранкаларны) эзләү һәм тотылган канатлы киекләрне тапшыру өчен генә кулланырга мөмкин.
Ау вакыты:
5 апрельдән 6 майга кадәр – алдавыч (җәлеп итә торган) үрдәкләрне файдаланып, ата кыр үрдәкләренә;
12 апрельдән 21 апрельгә кадәр – суда йөзүче киек кошларга (ата кыр үрдәкләре, казлар);
19 апрельдән 28 апрельгә кадәр – нарат урманы киекләренә (ата суер һәм көртлекләр, вальдшнеп).