ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты җитештерү аучылык инспекторларына кандидатлар исемлеген төзи

2025 елның 28 марты, җомга

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты җитештерү аучылык инспекторларына кандидатлар исемлеген формалаштыру турында хәбәр итә. «Җитештерү аучылык инспекторы кандидатына таләпләрне белүне тикшерү тәртибен раслау турында» 2014 елның 9 гыйнварындагы 4 номерлы РФ Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы боерыгы нигезендә.

Тикшерү 23 майда табигатьне саклау турында гамәлдәге законнарны белү буенча тест сынаулары уздыру юлы белән башкарылачак. Документлар 19 майга кадәр 420021, Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы, 29 йорт адресында кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International