Музейда кошлар көне: татарстанлыларга Халыкара кошлар көне турында сөйләделәр

2025 елның 1 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты үсеп килүче буынның экологик культурасын һәм грамоталылыгын күтәрү буенча актив эшне дәвам итә. Һәм бүген ТР биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәре Константин Васильев музеенда күчмә чара үткәрде.

Мавыктыргыч очрашу барышында кунаклар бәйрәмнең тарихы, кошларга ничек ярдәм итү, аларның табигатьтә һәм кеше тормышында роле турында белделәр. Моннан тыш, алар кошларның тавышын танырга өйрәнделәр, ә чара азагында һәркайсы төрле техника белән үз кошчыкларын ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International