ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Спасс районында су биологик ресурсларын законсыз тоту фактын ачыклады

2025 елның 5 апреле, шимбә

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты һәм Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәге хезмәткәрләре тарафыннан Идел елгасында полиция хезмәткәрләре белән уртак күзәтчелек чарасы барышында тыелган балык тоту кораллары белән көймәдә су биологик ресурсларын тотучы ике гражданны тоткарладылар. Аларның резина көймәсе һәм моторы тартып алынды.

Хәзерге вакытта РФ Җинаять кодексының 256 статьясы (Су биологик ресурсларын законсыз аулау (тоту)) буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International