ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Балыкчылыкның Идел-Кама территориаль идарәсенең Татарстан Республикасы буенча дәүләт контроле, күзәтчелеге һәм су биологик ресурсларын саклау бүлеге һәм район полиция линия пункты хезмәткәрләре белән «Уылдык чәчү» операциясе һәм «Ятьмәсез көн» Бөтенроссия акциясе кысаларында Куйбышев сусаклагычы акваториясендә 23 ятьмә тапты һәм тартып алды.

Исегезгә төшерәбез: 5 июньгә кадәр республика акваторияләрендә сәнәгать балыкчылыгына тулы тыю кертелде. Һәвәскәр балык тоту өчен бер гражданга ярдан балык тоту коралларында гомуми саны 2 данәдән артмаган ыргаклы, бер калкавычлы яки төпкел кармак кулланырга рөхсәт ителә. Балыкчылык кагыйдәләрен бозган өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы яный. Бу юнәлештә планлы эш дәвам итәчәк. Рейд чаралары даими рәвештә үткәрелә.