«Табигать сакчылары»: Заказниклар администрацияләре башлыклары Татарстан флорасын һәм фаунасын кемнең һәм ничек саклавы турында сөйләделәр

2025 елның 22 мае, пәнҗешәмбе

Төбәк әһәмиятендәге А.П. Пухачев ис. «Чулпан» заказнигы башлыгы Дамир Фатыйхов һәм А.И. Щепковских ис. «Дала» заказнигы башлыгы Фәрит Динмөхәммәтов Биологик төрлелек көнен бәйрәм итү кысаларында Татарстан радиосының «Офыклар» программасына биргән интервьюсында заказникларның эшчәнлеге һәм алдагы планнары, шулай ук уникаль табигый территорияләр сагында торучы кешеләр турында сөйләделәр.

«А.П. Пухачев ис. «Чулпан» заказнигы территориясе Урта Идел буенда туфракны эрозиядән саклау һәм территорияне эрозиягә каршы оештыру, туфракның уңдырышлылыгын саклауны һәм арттыруны тәэмин итә торган игенчелекнең экологик балансланган ландшафт системасына күчкәндә, авыл хуҗалыгы җирләренең продуктивлыгын, шулай ук биологик төрлелекне арттыру буенча үрнәк булып тора. Аның бөтен мәйданында каен, карагай, нарат, чыршы, имән, юкә, усак үсә. Куяннар, төлкеләр, пошилар һәм кыр кәҗәләре яши. Кызыл китапка кертелгән кошлар да – чал тукран, болын карчыгасы һәм торымтай да бар. Узган ел заказникта бер ярым километр эко-сукмак булдырдык», – диде тыюлык башлыгы Дамир Фатыйхов.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, заказник хезмәткәрләре табигатьне саклауда һәм махсус саклана торган табигать территорияләренең тотрыклы үсешен тәэмин итүдә мөһим роль уйныйлар. Алар көн саен республиканың табигый комплексларын саклау һәм сак режимы үтәлешен күзәтәләр, шулай ук табигатьне саклау чаралары оештыралар һәм үсеп килүче буынны экологик агарту эшчәнлеге белән (конкурслар, бәйрәмнәр, мастер-класслар һ.б.) шөгыльләнәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International