Көрән аюдан сакланыгыз! Аю белән очрашканда нишләргә?

2025 елның 30 июне, дүшәмбе

Республикада көрән аюларның кеше янына килеп чыгу очраклары ешайды. Аларны гадәти урман массивларында гына түгел, ә турыдан-туры кешеләр яши торган торак тирәсендә дә күрәләр. Ерткычларның үзләрен шулай тотуның төп сәбәпләре түбәндәгеләр:

  • Җиләк-гөмбә сезоны. Аюлар актив рәвештә яраткан тәм-томнарын – кура җиләге, нарат җиләге, мүк җиләге, каен җиләге, гөлҗимеш, миләш һәм дүләнә җимешләрен эзлиләр.
  • Татлыга һәвәслек. Бал аюларның яраткан затлы ризыкларыннан берсе булып тора. Алар еш кына кыргый умарталарны да, умарталыкларны да туздыралар, ә умарта кортлары чагудан исә куе йоннары саклый.
  • Парлашу чоры. Майдан июньгә кадәр яшь ата хайваннар, партнерлар эзләп, табигый саклыкларын югалталар, бу кеше белән көтелмәгән очрашуларга китерергә мөмкин.

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты урманнарда йөрергә яратучыларны «урман хуҗасы» белән очрашканда куркынычсызлыкның катгый кагыйдәләрен үтәргә чакыра:

  1. Ерткыч белән очрашканда:
    • тынычлык саклагыз;
    • турыдан-туры күзгә-күз очрашудан качыгыз (аю моны агрессия дип кабул итә);
    • аркагыз белән борылмыйча, акрын гына чигенегез.
  2. Хайван якынайган очракта:
    • чапмагыз;
    • куркыту өчен, кискен тавышлар чыгарыгыз.
  3. Куркынычсызлык кагыйдәләре:
    • азык калдыкларын палатка, ау йорты янында яки ял иткән урыннарда калдырмагыз;
    • машина кую өчен, тирә-як яхшы күренерлек ачык урыннар сайлагыз;
    • аю балаларына якын килмәгез – алар янәшәсендә һәрвакыт әниләре була.

Исегездә тотыгыз: көрән аю яшәгән территориядә кеше һәрвакыт максималь сак булырга һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә тиеш. Бу куркыныч хәлләрне булдырмаска һәм тормышны саклап калырга ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International