Балыкчы көне һич арттырусыз бөтен халык бәйрәменә әверелгән һөнәри бәйрәмнәр рәтенә керә. Аны тармакның һөнәр ияләре дә, һәвәскәрләр дә билгеләп үтә. Бәйрәмнең яшь чикләүләре дә юк. Бүген исә күп кенә хатын-кызлар да балык тоту белән мавыга. Еш кына балык тоту белән шөгыльләнүче тулы бер гаиләләрне күрергә була, бу бик сөендерә!
Балык тоту ул һөнәр, спорт яки хобби гына түгел. Бу – күңелнең аерым халәте. Бу көнне әлеге тармакка күп елларын багышлаган, балыкчылык традицияләрен саклаган һәм тәҗрибәсен яшь буынга тапшырган кешеләргә аерым рәхмәт әйтәсе килә. Үз эшенә тугры булуыгыз һәм фидакарь хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм.
Хөрмәтле балыкчылар, балыкчылык хуҗалыгы һәм балыкчылык сәнәгате тармагы вәкилләре һәм ветераннары, Сезгә мул балык эләгүен, ныклы сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге телим! Кәсебегез табыш китерсен, ә кармак белән балык тоту рәхәтлек бирсен! Әйдәгез, табигать байлыкларына сак карыйк, киләчәк буыннар да балык тоту белән шөгыльләнсен һәм диңгез һәм елга нигъмәтләреннән ләззәт алсын.
Татарстан Республикасы Биологик ресурслар
буенча дәүләт комитеты рәисе
Ф.С. Батков