ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре «Чишмә елгасы» махсус сакланыла торган табигать территориясендә тыелган балык тоту коралларын тартып алды

2025 елның 14 июле, дүшәмбе

Республика сулыкларын ятьмәләрдән, кысла тоткычлардан һәм башка ташланган законсыз тоту коралларыннан арындыру буенча эш дәвам итә. Шулай итеп, «Чишмә елгасы» төбәк әһәмиятендәге табигать һәйкәле территориясендә рейд барышында Түбән Кама районы буенча ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының су биологик ресурсларын саклау буенча белгечләре тарафыннан 10 кысла тоткыч, 7 ятьмә һәм 2 косынка табылды һәм алынды.

Исегезгә төшерәбез: ташландык ятьмәләр озак вакыт эшкә яраклы хәлдә булырга һәм аларга эләккән балыкларның үлеменә китерергә мөмкин. Рейд чаралары даими рәвештә үткәрелә. Бу юнәлештә планлы эш дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International