MAX мессенджерында ТР Дәүләт хезмәтләренең 6 сервисыннан кулланырга мөмкин

2025 елның 14 августы, пәнҗешәмбе

Мессенджерда «Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре» махсус чат-боты эшли башлады, аның ярдәмендә кирәкле сервисларны, дәүләт учреждениеләренә кермичә, дистанцион рәвештә алырга мөмкин. Мәсәлән:

- счетчик күрсәткечләрен тапшырырга;

- салымнар һәм дәүләт пошлиналарын түләргә;

- торак-коммуналь хуҗалык һәм газ хезмәтләре өчен түләргә;

- балалар бакчасы өчен түләүне түләргә;

- ГАИ штрафларын тикшерергә һәм түләргә;

- табибка язылырга.

Яңа сервистан файдалану өчен, кулланучыларга MAX мессенджерын урнаштырырга һәм эзләүдә тиешле ботны табарга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International