ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре республика сулыкларында рейд чараларын дәвам итәләр. Мәсәлән, «Уылдык чәчү» комплекслы оператив-профилактик операциясе кысаларында Лаеш һәм Спас районнары территорияләрендә су биологик ресурсларын законсыз тотуның ике очрагы ачыкланган.
Лаеш районының Ташкирмән авылы янында Мишә елгасында көймә белән тыелган балык тоту кораллары белән су биоресурсларын тоткан кеше тоткарланган. Спас районында полиция хезмәткәрләре белән берлектә Идел буендагы Көек авылыннан 5 км төньяктарак көймәләр белән су биологик ресурсларын тоткан ике граждан тоткарланган. Аларның көймәләре, законсыз балык тоту кораллары, шулай ук законсыз тотылган су биологик ресурслары тартып алынган.
Ике очрак буенча да РФ Җинаять кодексының 256 статьясы («Су биологик ресурсларын законсыз аулау (тоту)») буенча җинаять эшләре кузгату мәсьәләсе хәл ителә.