ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр иткәнчә, бүген республикада кайбер төр кыйммәтле мехлы хайваннарга (үр куяны, төлке, корсак) һәм барлык җенес-яшь төркемнәрендәге пошиларга ау сезоны ачыла.
Үр куяны, төлке, корсакка ау сезоны 2026 елның 28 февраленә кадәр, пошига – 2026 елның 10 гыйнварына кадәр (рөхсәттә күрсәтелгән сроклар нигезендә) дәвам итәчәк.
Исегезгә төшерәбез: аучыларга Аучылык һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен, шулай шулай ук аучылык ресурсларын аулауның рөхсәт ителгән нормаларын һәм утлы корал белән эш иткәндә куркынычсызлык техникасын үтәргә кирәк.