Бүген Аю көне билгеләп үтелә. Бәйрәм кысаларында ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре алар турында –төгәлрәге, көрән аю турында, чөнки Татарстанда бу төр генә яши – берничә кызыклы факт әзерләде.
Аюлар гадәттә ноябрь яки декабрьдә – һава торышына карап йокыга китә. Кышкы йокылары 100 көнгә якын дәвам итә: җәнлекләр язгы кар эреп, беренче күлләвекләр барлыкка килгәч уяна. Кыш буена аюлар үз массасының 22 % тан алып 40 % ка якынын югалта. Йоклаганда аларның сулышы акрыная, хайван ашамый һәм эчми, ашказаны буш кала. Шул ук вакытта аюның йокысы тирән түгел: ерткыч сизгер йоклый һәм һәрвакыт тирә-юньдәге тавышларга колак сала. Йокы вакытында борчып уятылган аюлар ач һәм куркыныч була.
Яз көне уянган аю, гадәттә, үсемлек азыгы белән туклана. Көрән аю, килбәтсез булып күренүенә карамастан, бик тиз чаба. Ул яхшы ишетә һәм тоемлый, ә менә күзләре начар күрә.