Нурлат районында «Восход» аучылык хуҗалыгының тукландыру мәйданчыгында тәм-томнар белән сыйланып йөрүче кыр кәҗәләре көтүен фототоловушка төшереп алган. Аңа игътибар да итмичә, урман хайваннары тыныч кына ашауларын беләләр. Кайберләрен прибор утлык янында ашаганда ук, ә калганнарын якында гына йөрүләрен фотога төшергән. Яхшы тапталган юлдан хайваннар даими рәвештә тоз, печән һәм ашлык тутырылган утлыкларга, тозлыкларга йөриләр.
Кышын андый урыннарга йөрүчеләр саны сизелерлек арта. Мондый ризыклы станцияләрне белгечләр даими рәвештә печән һәм яңа ботаклар белән тулыландыралар. Оештырылган өстәмә тукландыру тояклыларга һәм башка хайваннарга салкын һәм азыксыз чорны кичерергә ярдәм итә, бу исә аларның популяциясен төбәктә саклап калырга булыша. Заманча технологияләр ярдәмендә без, кыргый хайваннарның тынычлыгын бозмыйча һәм вакыйгаларның табигый барышына тыкшынмыйча, аларның тормышын күзәтә, табигать байлыкларын киләчәк буыннар өчен саклый алабыз.
Исегезгә төшерәбез: табигатебезнең биологик төрлелеген саклау – «Экологик иминлек» милли проектының төп максаты.