Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре полиция хезмәткәрләре белән берлектә Кайбыч районында боз астына төшкән ике кыр кәҗәсен коткарган. Алар арыган һәм өшегән хайваннарны судан чыгарганнар. Тикшерү вакытында, кыр кәҗәләренең боз астына киткәндә аякларын җәрәхәтләве ачыкланган.
Җылытканнан соң, тернәкләндерерү өчен, хайваннарны Яшел Үзән районындагы үзәккә белгечләргә тапшырганнар. Кыр кәҗәләре терелү белән, аларны табигый яшәү тирәлегенә чыгарачаклар. Температураның кискен алмашынуы һәм сулыкларда бозның тотрыксызлануы кыр кәҗәләренә елганы куркынычсыз кичеп чыгарга комачаулаган – нәтиҗәдә алар боз астына төшеп киткәннәр.Исегезгә төшерәбез: табигатебезнең биологик төрлелеген саклау – «Экологик иминлек» милли проектының төп максаты.