ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты сөркә-байбак аулауга 2026 ел җирәбә салу йомгаклары турында хәбәр итә

2026 елның 31 июле, җомга

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетында гомум кулланылыштагы аучылык биләмәләрендә аулаучы физик затлар арасында очраклы сайлап алу юлы белән (шобага) поши, себер кыр кәҗәсе һәм бурсык аулау хокукына рөхсәтләрне бүлү булды.
 
 Җирәбә салуда катнашу өчен барлыгы 12 484 гариза бирелгән иде.
 
 Дүртенче ел жирәбә электрон рәвештә очраклы саннар генераторы сервисы белән системаара хезмәттәшлектә Дәүләт комитетының мәгълүмати системасында үткәрелде. Чара онлайн форматта трансляцияләнде.
 
 Җиңүчеләр исемлеге белән сылтама аша кереп танышырга мөмкин.
 
 Җиңүчеләргә Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы, 29 йортта урнашкан Дәүләт комитетына жирәбә салу нәтиҗәләре турында мәгълүмат урнаштырылганнан соң 10 эш көне эчендә аучылык ресурсларын тотуга рөхсәт алуга гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк (14 августка кадәр, әлеге датаны да кертеп). Рөхсәт алу хокукы җиңүче тарафыннан күрсәтелгән срокта гамәлгә ашырылмаган очракта, ул резервка эләккән затларга чират тәртибендә күчәчәк.
 
 Рөхсәтләр алу өчен, түбәндәге документлар кирәк:
 - рөхсәт алу өчен гариза;
 - аучылык билеты (төп нөсхә);
 - рөхсәт биргән өчен дәүләт пошлинасын түләү турында квитанция (төп нөсхә);
 - хайваннар дөньясы объектларыннан файдаланган өчен салым җыемын түләү турында квитанция (төп нөсхә).
 
 Рөхсәт, түбәндәге документлар булганда, мөрәҗәгать итүче вәкиле тарафыннан алынырга мөмкин:
 - гади язма формада ышанычнамә (гариза бирүченең һәм ышанычлы затның паспорт мәгълүматларын (сериясе, номеры, кем тарафыннан һәм кайчан бирелгән, яшәү урынын теркәү), кылган гамәлләрне күрсәтү);
 - рөхсәт алу өчен гариза;
 - ышанычлы затның шәхесен таныклый торган документ (паспортның төп нөсхәсе);
 - ышаныч язуы бирүченең шәхесен таныклый торган документ (паспорт күчермәсе);
 - ышаныч язуы бирүченең аучылык билеты (төп нөсхә яки күчермәсе);
 - жирәбәдә җиңгән зат тарафыннан түләнгән рөхсәт биргән өчен дәүләт пошлинасын түләү турында квитанция (төп нөсхә);
 - жирәбәдә җиңгән зат тарафыннан түләнгән хайваннар дөньясы объектларыннан файдаланган өчен җыем түләү турында квитанция (төп нөсхә).
 
 Җыем ставкалары:
 - олы поши – 1500 сум;
 - бер яшькә кадәрге поши – 750 сум;
 - олы кыр кәҗәсе – 450 сум;
 - бер яшькә кадәрге кыр кәҗәсе – 225 сум;
 - бурсык – 60 сум;
 
 Түләү турында гариза һәм квитанцияләрне сылтама буенча алырга мөмкин.
 
 Кыр кәҗәсе аулауга рөхсәтне максималь рәвештә гамәлгә ашыру максатыннан, аны аулау ысуллары белән сылтама буенча танышырга киңәш итәбез.
 
 Сораулар туганда, (843) 211-70-78 телефонына шалтыратып, Хайваннар дөньясы мониторингы бүлегенә мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International