Яхшылык канатлыларны коткарыр: Казанда Кызыл китапка кертелгән торымтайга ярдәм иткәннәр

2026 елның 6 августы, пәнҗешәмбе

Казанның битараф булмаган кешеләре Кызыл китапка кертелгән торымтайны коткара. Кошны Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәге белгечләренә тапшыралар.
 
 Тикшерү барышында аның оча алмавы ачыклана. Җәрәхәтләнүенә карамастан, кошның сәламәтлегенә берни дә янамый. Ул күзәтү астына Сирәк очрый торган хайван төрләрен коткару, асрау һәм табигый яшәү тирәлегенә кайтару станциясенең дәвалау корпусына җибәрелә. Хәзер канатлы пациентның хәлен җентекләп күзәтәләр. Кош тулысынча үз хәленә кайтуга, аны шундук гадәти яшәү тирәлегенә кайтарачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International