ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: бүгеннән республикада ау этләре һәм ау кошлары белән сазлык-болын киекләрен аулау сезоны ачыла. Ул 2026 елның 5 декабренә кадәр дәвам итәчәк. Ау кагыйдәләре нигезендә суда йөзүче кошларга казлар, үрдәкләр һәм кашкалак керә.