«Спас» тыюлыгында көймә белән балык тотучы браконьер тоткарланган

2026 елның 23 августы, якшәмбе

Хезмәткәрләр ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының су биоресурсларын саклау буенча Спас районы белгече белән берлектә «Спас» тыюлыгы территориясендә законсыз балык тоту кораллары белән  көймәдә су биоресурсларын тоткан гражданинны тоткарлаганнар. Аның резина көймәсе, ике кармак җебеннән ясалган ятьмәсе, су биоресурслары тартып алынган. Урынга полиция хезмәткәрләре чакырылган. Хәзерге вакытта РФ Җинаять кодексының 256 статьясы (Су биологик ресурсларын законсыз аулау (тоту)) буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International