ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты кыйммәтле мехлы җәнлекләргә алдагы ау сезоны турында хәбәр итә

2026 елның 26 августы, чәршәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: 4 нче сентябрьдән һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык биләмәләрендә кыйммәтле мехлы җәнлекләрне аулауга гаризалар кабул итү башлана.
Рөхсәт алу өчен, ау күздә тотылган район булу-булмауга карамастан, республика территориясендә күп функцияле үзәкнең теләсә кайсы филиалына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Рөхсәт бирү түбәндәге документлар нигезендә башкарылачак:
- рөхсәт алу өчен гариза;
- шәхесне раслый торган документ (паспортның төп нөсхәсе);
- аучылык билеты (төп нөсхә);
- рөхсәт биргән өчен дәүләт пошлинасын түләү турында квитанция (650 сум);
- хайваннар дөньясы объектларыннан файдаланган өчен җыем түләү турында квитанция (кондыз һәм сусар аулауга рөхсәт алган очракта).

Рөхсәт, түбәндәге документлар булганда, мөрәҗәгать итүче вәкиле тарафыннан алынырга мөмкин:
 - гади язма формада ышанычнамә (гариза бирүченең һәм ышанычлы затның паспорт мәгълүматларын (сериясе, номеры, кем тарафыннан һәм кайчан бирелгән, яшәү урынын теркәү), кылган гамәлләрне күрсәтү);
 - рөхсәт алу өчен гариза;
 - ышанычлы затның шәхесен таныклый торган документ (паспортның төп нөсхәсе);
 - ышаныч язуы бирүченең шәхесен таныклый торган документ (паспорт күчермәсе);
 - ышаныч язуы бирүченең аучылык билеты (төп нөсхә яки күчермәсе); 
- рөхсәт биргән өчен дәүләт пошлинасын түләү турында квитанция (650 сум);
- хайваннар дөньясы объектларыннан файдаланган өчен җыем түләү турында квитанция (кондыз һәм сусар аулауга рөхсәт алган очракта).

Кондыз һәм сусар өчен җыем ставкасы – 60 сум (1 баш өчен).
ИГЪТИБАР: КФҮ операторы аша гариза биргәндә, түләүләрне банк картасыннан файдаланып, булган рөхсәт факты буенча башкарырга киңәш ителә.

Ау вакыты:
- төлкегә һәм үр куянына – 15 сентябрьдән 28 февральгә кадәр;
- кондызга – 1 октябрьдән 28 февральгә кадәр;
- сусарга – 15 октябрьдән 28 февральгә кадәр.

Аучылык ресурсларын аулау нормасы һәм аучылык биләмәләренең үткәрү сәләте белән сылтама буенча танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International