Бүген ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков Мамадыш районында булды. Ул академик К.Ә. Вәлиев исемендәге 2 нче лицейда Белем көненә багышланган тантаналы линейкада катнашты һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән педагогларны, укучыларны һәм аларның ата-аналарын яңа уку елы башлану белән котлады.
«Кадерле укучылар, укытучылар һәм әти-әниләр! Белем көне – буыннарны шатлыклы дулкынлану һәм якты өметләр белән берләштерүче бәйрәм уңаеннан чын күңелдән котлыйм. Беренче сыйныф укучылары өчен бүген үзенчәлекле көн: алар өчен, белем һәм иҗади казанышлар дөньясына юл ачып, беренче тапкыр кыңгырау чыңлаячак. Игелекле хезмәтегез, зирәклегегез һәм балаларга көн дә бүләк иткән рухи җылыгыз өчен педагогик коллективка тирән рәхмәтемне белдерәм. Барлык укучыларга һәм студентларга белемгә омтылыш һәм укуда уңышлар, укытучыларга һөнәри озын гомер һәм рәхмәтле укучылар телим. Ата-аналарга зирәклек һәм балалары белән горурланыр өчен мөмкин кадәр күбрәк сәбәпләр булсын», – диде ул.
Ахырда ул 1 һәм 9 сыйныф укучылары белән барып, аларга үгет-нәсыйхәтләр бирде.