ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты шуны искәртә: аучылык ресурсларын аулауга рөхсәт бирүгә гариза тапшырганда, үзең белән салым түләүченең идентификация номеры (ИНН) һәм шәхси счетның иминият номеры (СНИЛС) турында белешмәләр алырга кирәк (документларның күчермәләре булса яхшырак).
Әлеге белешмәләр аучылык ресурсларын аулауга рөхсәт бирүгә гариза тутырганда мәҗбүри.